Чэк чэк пешеру серлэре

Чэк чэк пешеру серлэре

20.07.2019 07:42:51 Кирәк булачак:
3 йомырка,
якынча 200 гр он,
ярты калак сода,
калак очында тоз,
1 калак шикәр комы,
бер аш кашыгы көнбагыш мае.
Һәм пешерү өчен 0,5 л көнбагыш мае алабыз.

Әзерләү: йомыркаларны 2-3 минут блендерда туглаганнан соң, сода салып, тагын 1 минутлап туглыйбыз. Тоз, шикәр, конбагыш мае кушабыз. Иләнгән он сибә-сибә кашык белән бутыйбыз. Онның күләме бераз үзгәрергә дә мөмкин, чөнки ул йомыркаларның зурлыгына да бәйле. Иң мөһиме — камыр йомшак булырга тиеш, һәм шул ук вакытта агып та тормасын. Ул йомшаграк булса чәк-чәк күпереп пешә һәм уңа.
Камырны ике өлешкә бүлеп, 0,5 см калынлыкта җәябез. Аннан соң, үзеңә нинди зурлыкта һәм озынлыкта кирәк – токмач кискән формада телемләп кисәбез. Камыр ябышмасын өчен киселгән җирен пычак ярдәмендә онлап торырга мөмкин. Пешерергә салыр алдыннан чәк-чәкләрне иләккә салып иләү яхшырак, чөнки пешерә торган майга он күп төшсә, ул артык күбекләнеп китәчәк.
Майны тирән һәм киң савытка салып газга кыздырырга куябыз. Май әзерме-юкмы икәнен белү өчен 1-2 данә чәк-чәк салып тикшереп карарга була. Чәк-чәкләр төшеп майга баткач, 3-4 секунд эчендә өскә калкып чыгарга тиеш. Сүрән утка пешерергә куябыз. Әгәр артык кызу булса, чәк-чәк кабарып шартлый башлый. Мин чәк-чәкне майга салгач, алар өскә калкып чыгу белән савытны ике яктан тотып болгата башлыйм. Чәк-чәк чайкалып майга күмелә һәм тигез матур булып кабарып пешә. Кемгә ничек уңайлы — зур кашык белән дә болгатып торырга була. Тәмлекәчләр алтынсу төскә кергәч тә, шумовка белән майдан җыеп алырга кирәк.
Икенче өлешен пешерә башлар алдыннан май савытын 1-2 минутка ут өстеннән алып суытып торырга киңәш ителә.
Әйткәндәй, чәк-чәк уңсын өчен тик яңа салынган йомыркаларны гына алырга кирәк. Пешерер алдыннан аларны туңдырып алырга кирәк.
Ширбәтне болай ясарга: 3 стакан шикәр комына 1 стакан су һәм 600 г бал салырга. Пешкән чәкчәкне табакка бушатып, өстеннән ширбәт агызалар, һәм кулны салкын суга манып ала-ала, матур итеп тәлинкәләргә өяләр.

Читайте также:  Как варить макароны чтобы они не слипались

Фотосурәттәге чәк-чәк 8 йомыркадан эшләнде. Ә сез, дуслар, бу милли ашыбызны ничек пешерәсез? Рецептлар көтеп калабыз. Фотоларын да салырга онытмагыз!

Камыр өчен:
5 йомырка
1 аш кашыгы сөт
2 аш кашыгы су
1/2 чәй кашыгы чәй содасы
1/2 чәй кашыгы тоз
кирәгенчә он

Болгату өчен:
1 стакан шикәр комы
1/2 стакан бал

Барысын бергә кушып болгатканнан соң, камыр басарга. Йомшак сыгылмалы камырны 25-30 минутка кабарырга куярга.

Шуннан соң калынлыгы 2-3 миллиметр булган җәймәләр әзерлибез. Җәелгән камырны 2,5-3 сантиметр зурлыктагы тасмаларга, аннан соң нечкә баусыман кисәкләр кисәбез.
Тирән табага көнбагыш мае салып, аны утка куябыз. Май кызганнан соң камыр кисәкләре алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз.

Кечерәк савытка бал, шикәр комы салып плитәгә куярга һәм болгата-болгата кайнап чыкканчы утта тотарга.
Майда кызган камыр кисәкләрен кайнап чыккан бал һәм шикәр комы катнашмасы белән яхшылап болгатырга һәм тәлинкәләргә салып конус формасына китерергә.

Чәк-чәкне берәр сәгатькә суыткычка куеп торганнан соң зур булмаган кисәкләргә бүләбез.

Из чего готовить

  • пшеничная мука — 1кг.
  • яйцо — 10 шт.
  • молоко — 100 гр.
  • сахар — 1 ст. л.
  • соль
  • масло (для жаренья) — 500-550 гр.
  • мед — 900-1000 гр.
  • сахара (для отделки) — 150-200г

Как приготовить

  • Готовится из муки высшего сорта.
  • Выбить в посуду сырые яйца, добавить молока, соли, сахара, все перемешать, всыпать муку и замесить мягкое тесто.
  • Во время замешивания в тесто можно положить немного дрожжей или соды, чтобы после жаренья орешки получились мягкими.
  • Разделить тесто на куски весом в 100 г, раскатать их жгутиками толщиной в 1 см.
  • Нарезать жгутики на шарики величиной с кедровый орешек и жарить их, перемешивая, во фритюре.
  • Готовые шарики принимают желтоватый оттенок.
  • Всыпать в мед сахар и вскипятить в отдельной посуде.
  • Готовность меда можно узнать следующим образом: взять на спичку каплю меда, и если стекающая со спички струйка после остывания делается ломкой, кипячение следует прекратить.
  • Есть и другой способ проверки готовности меда: чайной ложкой взять кипящую массу и опустить в холодную воду.
  • Если масса свертывается в твердый шарик и не расплывается, мед готов.
  • Слишком долго кипятить мед нельзя, так как он может подгореть, потемнеть и испортить вид и вкус блюда.
  • Прожаренные шарики положить в широкую посуду, полить медом и хорошо перемешать.
  • После этого переложить чэк-чэк на поднос или тарелку и смоченными в холодной воде руками придать ему желаемую форму (пирамиды, конуса, звезды и т. п.).
  • Чэк-чэк можно украсить мелкими леденцами или разноцветными драже.
Читайте также:  Зеленая фасоль с фаршем рецепты

Хорошими рецептами принято делиться с друзьями

Полистать рецепты из раздела Татарская кухня

Или посмотреть похожие рецепты из категории

Ссылка на основную публикацию WordPress › Ошибка

На сайте возникла критическая ошибка.

Узнайте больше про отладку в WordPress.